Яр Чаллы шәһәренең җитәкчеләре Кама балалар медицина үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләнең яңа туган сабыйларын каршы алды.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев сабыйлары туган гаиләләргә 100әр мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды.
Ирина белән Виталий Тимофеевлар гаиләсендә Сергей туды. Светлана белән Тимур Якшигуловлар беренче балалары Әмирне каршы алды. Сабыйларны кыска вакытлы ялга кайткан әтиләре дә каршылый алды.
«Малайлар сәламәт һәм көчле булып үссеннәр, әти-әниләрен һәм туганнарын сөендереп кенә торсыннар», – диде Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 июнь 2024, 15:22