Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә эшсезлек дәрәҗәсе 0,13% процентны тәшкил итә.

«Аеруча машина йөртүчеләр, слесарь, станок операторлары, электромонтёрлар, наладчик, табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр җитми», – ди «Рәсәй эше» кадрлар үзәге Татьяна Быданова.

Чагыштыру өчен, Казанда бу сан – 0,22%, Түбән Камада – 0,25%, Әлмәттә – 0,19%. Шуңа да карамастан эшче кулларга кытлык күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдә 6 мең вакансия бар. Бер эшсез кешегә 16 вакансия туры килә.

Кадрлар мәсьәләсенең кискен торуын Чаллы хакиме Наил Мәһдиев та искәртте һәм проблеманы хәл итү юлларын табарга кирәклеген белдерде. 

Дүшәмбе, 1 июль 2024, 08:40