Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар сатып алырга мөмкин

Бу социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы ЕГИССОда мәгълүмат  теркәлә торган реестр язмасы. Сертификат Россиянең теләсә кайсы банкы «МИР» түләү системасының банк картасына бәйле.

Сертификатны куллану срогы чикләнгән: ул  бер ел, ә көн саен кирәкле куллану чаралары (подгузниклар, биләүләр, кало-мочеприемникларның махсус чаралары) өчен 3 ай тәшкил итә.

Сертификаттан  реабилитация һәм абилитацияләүнең (ИПРА) индивидуаль программасы яки производствода бәхетсезлек очрагы һәм һөнәри авыру нәтиҗәсендә зыян күрүчене реабилитацияләү программасы булган инвалидлар файдалана ала. Программа медик-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан эшләнә.

Сертификат алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша гариза бирү зарур. Гариза биргәндә,  шәхесне таныклый торган документ һәм "Мир" картасы бәйләнгән банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк.

Медик-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча инвалидлык төркеме бирелгән очракта техник реабилитация чараларын инвалидны реабилитацияләү программасы буенча билгелиләр. ИПРАда медицина процедуралары, кирәкле техник реабилитацияләү чаралары һәм башка детальләр буенча барлык табиб киңәшләре язылган. ИПРАны медик-социаль экспертиза бюросы бирә.

Электрон сертификат гариза биргәннән соң биш эш көне дәвамында рәсмиләштелә, аның турында мәгълүмат "Дәүләт хезмәтләре" шәхси кабинетына урнаштырыла.

Электрон сертификатка ия булучы инвалид Социаль фонд формалаштырган каталогтан техник реабилитация чарасын мөстәкыйль рәвештә сайлый ала. Каталогта техник чараның  фотосурәтләре, төгәл тасвирлавы һәм сату нокталарының исемлеге бар. Каталог сәүдә нокталарын кушылу хисабына тулылана.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –үзәге: 8 800 1-000-001.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2024, 10:00