Мы в социальных сетях

Һәр иминиятләштерүче производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны мәҗбүри социаль иминият чаралары исәбеннән киметә ала. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүне сорап 716 эш бирүче мөрәҗәгать иткән инде.

Эш бирүчеләр кисәтү чараларын финанслауны үз акчалары хисабына гамәлгә ашыралар, ә аннары, чыгымнарны кайтаруны сорап, Социаль фондка мөрәҗәгать итәләр. Компенсация алу өчен 1 августка кадәр Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтенә тиешле гариза бирергә, ә инде кисәтү чаралары башкарылганнан соң, күрсәтелгән максатларга тотылган чыгымнар турында 15 декабрьгә кадәр хисап бирергә кирәк. Гаризаны һәм документлар пакетын дәүләт хезмәтләре порталында, почта аша, шулай ук Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләрендә шәхси кабул итү барышында бирергә мөмкин.

«Кагыйдәләр нигезендә, эш бирүче җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан узган календарь ел өчен исәпләнгән иминият кертемнәре суммасының 20% ына кадәр кайтара ала. Иминләштерүче пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалавына өстәмә чыгымнар тоткан очракта компенсация күләме 30% ка кадәр арттырылырга мөмкин. Компенсация алу өчен эш бирүченең иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар буенча бурычлары булмаска тиеш. 2023 елда Татарстан Республикасында 1608 оешма әлеге мөмкинлектән файдаланды», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гаризаны карау статусын Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге сайтының «Страховательләргә» бүлегендә тикшерергә мөмкин.

Иминиятләштерүчеләр өчен региональ контакт-үзәк телефоны: 8 (843) 279-27-66.

Җомга, 19 июль 2024, 11:39