Мы в социальных сетях

Түләүләрнең берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3 мең йөкле хатын-кыз ала.

Йөкле хатынарга бердәм пособие түбәндәге очракларда билгеләнә:

— булачак әни йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан булса;

— гаиләнең җан башына айлык кереме Татарстанда бер кешегә исәпләп билгеләнгән яшәү минимумыннан (13135 сум) артмаса;

— гаилә милке билгеләнгән критерийлардан артмаса;

— хатын-кызның РФ гражданлыгы булса һәм ул даими рәвештә Россиядә яшәсә.

Бердәм пособие билгеләүне сорап йөклелекнең 12 атнасы узгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул исәпкә куелган айдан башлап, әмма йөклелекнең 6 атнасыннан соң гына исәпләнеп түләнә башлый.

Айлык түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле һәм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы- 14 317сумның 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Ягъни 50 % - 7158, 50 сум; 75 % - 10 737,75 сум; 100 % - 14 317 сум.

Расланган исәп язмасы булган очракта бердәм пособие билгеләү өчен гаризаны онлайн форматта дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Социаль фондның Татарстан бүлеге бүлекчәләре һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар хезмәтләрендә бирергә мөмкин.

Телефон: 8-800-1-00000-1.

Сишәмбе, 23 июль 2024, 13:30