Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның дүртенче этабы башлана. Ул 12 августка кадәр дәвам итә. Бу юлы яңа шәһәрдәге түбәндәге торак йортларга һәм социаль объектларга  кайнарсу бирү туктатылачак. 

22-25 нче комплекслар тулысынча, «Солнечный» торак комплексы

47-48 нче  комплекстлардагы объектлар һәм торак йортлар; 

49/03, 49/05, 49/06, 49/10, 49/11, 49/15, д/с 49/12, ДХШ 49/16 тыш комплекстагы калган йортлар һәм объектлар;

50-51нче комплекслар тулысынча; 

52/20а, 52/21, 52/23, 52/27, 52/28, 52/29 йортларыннан тыш, калган йортлар;  

53-54 комплексның кайбер объектлары; 

«Яр Чаллы» клиника-санаторие;

63-65, 69 нчы комплекс объектлары;

«Нуркайлар» 131 нче балалар бакчасы

«Сабантуй» 121 нче балалар бакчасы

«Сандугач» 132 нче балалар бакчасы;

62 нче белем бирү үзәге урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Сишәмбе, 30 июль 2024, 08:07