Яр буе паркы мәйданында масштаблы зур тантана узды. Чаллылылар төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Евгений Никанорович Батенчук һәйкәле янында Төзүчеләр көне хөрмәтенә чәчәкләр салу тантанасы узды.Мәйдан сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша барышында шәһәрнең беренче төзүчеләрен, аларның дәвамчыларын, төзүчеләрен һәм тугандаш белгечлекләр хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды. Меңнән артык кеше шәһәрнең иң яхшы иҗади коллективлары составында төсле театральләштерүдә катнашты.
Төзүчеләрне Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев котлады.
Чаллының иҗади коллективлары чыгыш ясады. Чакырылган кунаклар – «Самоцветы», «БандЭрос» Россия төркемнәре һәм татар эстрадасы артисты Рәфис Кәлимуллин бәйрәм программаларын тәгъдим итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 11 август 2024, 11:00