Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыдан Курск өлкәсе халкына гуманитар ярдәмнең беренче партиясе озатылды. Чаллылылылар, волонтерлар, территориаль иҗтимагый совет активистлары әлеге ярдәмне туплауга зур өлеш кертте.

Гуманитар йөкне Казанга озатачаклар. 8 августтан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Курскка ярдәм җыю башланды.

«Чаллыда игелекле эш кирәк кадәр дәвам итәчәк», – дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.

Курск халкына гуманитар ярдәм җыю пункты Чаллының Таң урамындагы 136/1 йортында урнашкан. Ул эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә эшли. Телефон: +7-905-023-33-40. 

Чәршәмбе, 14 август 2024, 10:06