ТР Рәисе бүген эшлекле сәфәр белән Яр Чаллы шәһәренә килде. Аның белән бергә сәнәгать объектларын РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова да карады.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТЭМПО» заводының яңа цехы – «Технотрон» компаниясен карады. Предприятие автокомпонентлар ясый. Продукция Россия генә түгел, СНГ илләренә дә озатыла. Аңа яңа «КАМАЗ» машиналарына җитештерелүче двигательләр детальләрен күрсәттеләр.
ТР Рәисе «Дарлетто» предприятиесе эшчәнлеге белән дә танышты. Завод джем һәм кондитер эшләнмәләре ясый.
Эш сәфәрен тәмамлап Рөстәм Миңнеханов киңәшмә уздырды. Анда беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулу һәм Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләштеләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 август 2024, 12:26