Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу атнада, 30 августта, шәһәр халкын һәм кунакларын икеләтә бәйрәм –  Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан чаралар көтә. Рәсми тантаналар шәһәрнең өч районында да уза. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.

10:00 сәгатьтән Хәсән Туфан проспектында «Акварель-2023» күләмле чәчәк композицияләре күргәзмәсе эшли башлаячак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чәчәк-декоратив үсемлекләр ярминкәсендә сату, күләмле чәчәк композицияләре күргәзмәсе оештырылачак.

 

11:00 сәгатьтә Ипподромда ат чабышлары, милли көрәш башлана. «Татарстанның төп байлыгы - халыклар дуслыгы» бәйрәм концерты уза.

12:00 сәгатьтә Шишкин бульварында һәм Габдулла Тукай исемендәге яр буенда бәйрәм концертлары оештырыла. 

13:00 сәгатьтә «Яр буе» паркы мәйданында «Туган көнең белән, Республика» концерты була.

16:00 сәгатьтә Җиңү паркында шәһәрнең иҗат коллективлары «Прекрасен ты – мой Татарстан» концерты оештыра. 

Төп тамаша «Яр буе» паркы мәйданында уза. 17:00 сәгатьтә шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Дүшәмбе, 26 август 2024, 08:53