Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Моның өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк була.

Чаллы социаль яклау идарәсе җан башына уртача кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан (13 135 сум) кимрәк булган эшсез гражданнарга ярдәм итә. Аларга 57 268 сум түлиячәк.

Бары тик паспорт, банктагы счет реквизитлары, хезмәт кенәгәсе һәм алдагы 4 айдагы керемнәр турында белешмә (булган очракта) кирәк. Гариза белән эшкә урнашканчы мөрәҗәгать итү сорала. 

Акчалата беренче ярдәм Россия эше порталы аша (trudvsem.ru) мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң түләнә. Ул 14 317 сумны тәшкил итә. Шундый ук күләмдә икенче түләү эшкә урнашкач бирелә. Өченче һәм дүртенче түләүләр 2 ай рәттән эшләгәч түләнеләчәк. 

Социаль яклау идарәсе адресы: Яр Чаллы шәһәре, Солнечный бульвары, 6 (17/11), 2нче подъезд.
Телефоннар: 53-60-32, 53-60-33, 53-60-27, 53-60-37, 47-49-26, (каб. 202, 204, 207, 211).
e-mail: usz.chelny@tatar.ru.


Дүшәмбе, 26 август 2024, 10:05