Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә «Пульста» проектының яңа сезоны башланды. Беренче лекцияне 2 октябрьга билгеләделәр. Дәресләр шәһәрнең медицина көллиятендә 18:00 сәгатьтә уза. Аларны медицина көллияте укытучылары, волонтер-медиклар үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, «Пульста» проекты «Бердәм Россия» партиясе һәм Яр Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырылды. Максаты – кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү.

Җомга, 13 сентябрь 2024, 13:28