Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме җибәрелде. Барлыгы 15 тонна йөк озатылды.

Аның составына мотоцикл, азык-төлек, медикаментлар һәм махсус җиһазлар керде.

Шефлык ярдәмен җыярга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов, Шәһәр Советы депутатлары – Таһир СөнгатуллинМарсель ТөхвәтуллинРаил МиннегалиевМарат Мөхәммәдиев һәм башкалар ярдәм итте. 

«Мин хәрби хезмәткәрләребезнең язмышына битараф булмаган эшмәкәрләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәһәр халкына рәхмәт белдерәм. Чаллы – актив, игелекле кешеләр шәһәре», – диде Чаллы хакиме Наил Мәһдиев. 

Чәршәмбе, 25 сентябрь 2024, 17:57