Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2024 елның 28 сентябрендә Россия Социаль фондының  Татарстан Республикасы бүлеге клиент хезмәтләре гражданнарны кабул итүгә чакыра.

«Социаль фондның төбәк бүлеге Татарстан Республикасының һәр районында урнашкан клиент хезмәтләрендә халыкка хезмәт күрсәтә. Клиентларны кабул итүнең яңа графигы эшләүче гражданнар өчен аеруча уңайлы, чөнки алар клиент хезмәтләренә үзләренең ял көннәрендә мөрәҗәгать итә алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә хезмәт күрсәтү көннәрендә Татарстанның эре шәһәрләрендә Яр Чаллы Социаль фонд бүлекләре клиент хезмәтләре гражданнарны душәмбе - пәнжешәмбе коне 8:00дэн 17:00га., жомга коне 8:00дэн 15:45га кадәр кабул итә. Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләре адреслары һәм эш графигы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Өстәмә кабул итү көннәрендә гражданнарга Социаль фондның барлык хезмәтләре күрсәтелә. Март аеннан башлап бүгенгәчә өстәмә кабул итү көннәре дип игълан ителгән шимбә көннәрендә Татарстан Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре 970 татарстанлыны кабул итте.

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08:15-17:30, җомга көнне 08:15-16:15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып , консультация алырга була.


Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь 2024, 14:00