Вакытлыча эшсез калганнарга яисә эш урынын алыштырырга теләүчеләргә социаль контракт буенча акча каралган. Бу турыда ТР Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы Ленар Шакиров хәбәр итте.
Быел бу максатлар өчен Чаллыга 17 млн 694 мең сум акча бүлеп бирелгән. Гариза белән эшкә урнашканчыга кадәр «Работа России» порталына мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Теркәлгәннән соң беренче түләү 14 317 сум тәшкил итәчәк.
Гомуми финанс 57 268 сум тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 октябрь 2024, 08:42