Чәршәмбе, 16 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 10 тоннадан артык йөк озатылды. Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 11 млн сумлык  гуманитар йөк җибәрелде.

Бу юлы шефлык ярдәме составына азык-төлек, медикаментлар, питбайк, ике квадроцикл, аларга прицеплар, 11 квадрокоптер, спутник интернеты һәм башка махсус техника  керде.

Гуманитар йөкне Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев, Шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, территориаль иҗтимагый совет активистлары, шәһәрдәшләр озатып җибәрде. 

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев хәрби хезмәткәрләргә кирәкле әйберләрне җыярга булышкан кешеләргә рәхмәт белдерде. 

Сишәмбе, 15 октябрь 2024, 13:17