Шимбә, 26 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев махсус хәрби операциясенә барып кайтуы турында сөйләде. Ул хәрби хезмәткәрләргә шефлык ярдәмt туплауга даими ярдәм иткән өчен предприятие һәм оешма җитәкчеләренә «Север» хәрби төркеме җитәкчесе, генерал-полковник Александр Лапинның рәхмәт хатын тапшырды. 

Әлеге дәрәҗәле бүләккә Шәһәр Советы депутатлары: Алексей Горшков, Раил Миңнегалиев, Марат Мөхәммәдиев, Таһир Сөнгатуллин, Марсель Төхвәтуллин, «Ак барс» мебель фабрикасы директоры Нәкыйп Галимов, «Трио групп» предприятиесе җитәкчесе Иван Кузьмин, «Луч» ҖЧҖ җитәкчесе Руслан Мостафин, АТИ җитәкчесе Алмаз Хаматов, территориаль иҗтимагый совет рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова лаек булды. 

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, бу - махсус хәрби операция башланганнан бирле 28 нче гуманитар ярдәм.

Дүшәмбе, 21 октябрь 2024, 08:05