Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 17 октябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Акцияне үткәрү 8 ноябрь көнне 10:00 сәгатькә планлаштырылган. «Татарча диктант» акциясе «Нур» яшьләр үзәгендә утәчәк. Катнашучылар танылган язучы Шәриф Камалның «Матур туганда» әсәреннән өзек язачак.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. 

Тулырак мәгълүматны  8 (965) 626 31 93 телефон номеры аша алырга мөмкин. 

Сишәмбе, 5 ноябрь 2024, 10:30