Чаллыда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев батырлык һәм каһарманлыклары өчен Россия Президенты Владимир Путин Указы белән дәүләт бүләкләренә ия егетләрнең Орден һәм медальләрен хәрби хезмәткәрләрнең якыннарына тапшырды.
Батырлык Ордены белән сержант Юрий Рамздорф, ефрейторлар: Максим Зилаков, Владимир Приемко, Эльдар Шангараев, кече сержантлар: Павел Айглов, Денис Горскин, рядовойлар: Эдуард Анисимов, Александр Антипов, Дамир Гыйльметдинов, Владимир Жуковец, Рөстәм Камалиев, Андрей Леванов, Григорий Маркин, Андрей Прохоров, Рафис Шарипов, гвардия рядовойлары: Александр Лаврентьев, Владислав Федотов бүләкләнде.
Батырлык Ордены һәм «Кыюлык өчен» медаленә рядовой Иван Западнов лаек булды.
Рядовой Дамир Шиһапов гаиләсенә «За отвагу» медале тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 декабрь 2024, 10:30