Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала.

Әлеге хокукка картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе алучы, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган эшләмәүче пенсионерлар ия.

«Авыл стажы» өчен өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. 2024 елда ул 2033, 72 сумга тигез.

Тиешле хезмәт стажын шәһәрдә туплап, аннары авылга яшәргә күченеп кайткан пенсионерлар әлеге хокуктан файдалана алмый. Ә инде гомер буе авыл җирлегендә хезмәт итеп, аннары шәһәргә күчкән пенсионерлар өчен ташлама алу хокукы саклана.

«Тиешле вазыйфаларда тиешле стаж туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына авыл стажы өчен өстәмә иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла, моның өчен аерым гаризалар язу яки документлар җыю таләп ителми. Ә пенсиягә чыккач эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга эштән туктаганнан соң өстәмә билгеләүне сорап Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак», – дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

«Авыл» стажына Россия Федерациясе, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр  –  элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында үсемлекчелек, терлекчелек яисә балык үрчетү тармаклары һөнәрләре һәм вазифаларында эшләү керә.

Һөнәрләр белән Россия Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Әлеге исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлектә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да бар.


Чәршәмбе, 11 декабрь 2024, 15:09