Чара 21 декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында була.
Фестивальнең төп вакыйгасы — милли костюм конкурсы була. Ул биш номинация буенча бәяләнә: заманча стильдәге көндәлек кием, кичке (тантаналы) костюм, эшлекле кием, балалар киеме һәм аксессуарлар.
Катнашучылар һәм кунаклар өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар оештырыла: Казан җөе, келәм чигүе, табигый ташлардан ювелир бизәнү әйберләре ясау, шулай ук балалар өчен — открытка ясау. Көн дәвамында теләүчеләр мехенди белән кулларын бизи, ә кечкенә кунаклар үзләрен аквагрим белән сөендерә ала.
Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 йорт.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 декабрь 2024, 10:20