Якшәмбе, 22 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк.

Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр ала.

28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә: 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие; эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие; беренче балага 3 яшькә кадәр түләү;чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие;ана капиталыннан айлык түләү.

Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.

Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк.

Сораулар калса 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация алырга була.

Җомга, 20 декабрь 2024, 16:51