Дүшәмбе, 14 апрель 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы Рәисе Шәһәр Советы сессиясендә чыгыш ясады.


Рәис кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә автогигант эшен үрнәк итеп күрсәтте. Миграция мәсьәләсенә тукталды. Мигрантларны эшкә алганда эш бирүче кануннарны үтәргә, аларга көнкүреш шартлары тудырырга, югары хезмәт хакы түләргә, мигрантларның кануннарны үтәүләрен тәэмин итәргә кирәклеген искәртте. 

Шулай ук сәламәтлек саклау, транспорт, мәгариф, демография мәсьәләләрен хәл итәргә чакырды.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Җомга, 14 февраль 2025, 13:25