Дүшәмбе, 31 март 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Алтын алка» дип исемләнгән премьерага әзерләнә. Спектакль Нәфыйкъ Яһудинның «Атлы казаклар» романына нигезләнгән, пьеса авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Куючы-режиссер – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Спектакльдә вакыйгалар Оренбург татар казаклары тормышын чагылдыра. Император указы белән, бу төбәктәге татарларның күбесе казак гаскәрләренә кертелгән була.

Биредә тарихи вакыйгалар янәшәсендә Миңлебай белән Мәрьямнең соклангыч саф мәхәббәте калку итеп сурәтләнә.

Спектакльдә 20 нче йөз башының тарихи агышы яшьләрнең дәртле биюләре, матур җырлары белән үрелеп бара. Миңлебай һәм Мәрьямнең төрле киртәләр аша сыналган саф мәхәббәте күрсәтелә. Кылыч белән дошманны җиңәргә була, әмма мәхәббәтне юк итү мөмкин түгел.

Премьерага билетлар сатуда. Спектакльләр 28 мартта сәгать 19:00 дә һәм 29-30 мартта сәгать 18:00 дә булачак.

Җомга, 21 март 2025, 10:20