28 меңнән артык медицина хезмәткәре СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән махсус социаль түләү ала. Ел башыннан СФР төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә 8,6 млн. сумнан артык акча күчергән.
Бу ярдәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносына, район үзәк, район һәм участок хастаханәләрендәге медикларга, станцияләр һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә.Медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә. Түләүләр сәламәтлек саклау учреждениесе документлар тапшырганнан соң автомат рәвештә исәпләнә. Ай ахыры белән медицина учреждениеләре түләү хокукы булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзи.
Хезмәткәр турындагы белешмәләр белән бергә анда билгеләнә торган түләү суммасы һәм ул исәпләнгән белешмәләр күрсәтелгән. Календарь ай өчен түләү хезмәткәрнең хезмәт шартнамәсендә билгеләнгән хезмәт функцияләрен үтәвеннән, шулай ук тиешле айда кушып эшләнгән сәгатьләрдән чыгып билгеләнә. Медицина учреждениеләреннән мәгълүмат алган көннән алып җиде эш көне эчендә СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге медицина хезмәткәрләренең счетларына акча күчерә. Махсус социаль түләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә.
«Түләү штатлы вазыйфалар биләүче, шул исәптән бала карау буенча ялда булган һәм тулы булмаган эш вакыты шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләренә каралган. Вакантлы вазыйфага беренче тапкыр килүчеләр дә түләү ала ала. Махсус социаль түләүләр уртача хезмәт хакы исәбенә керми, керемгә салым салынмый һәм башкару кәгазьләре буенча тотылырга тиеш түгел», — дип билгеләде СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 март 2025, 17:07