Кадерле ветераннар һәм мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Мәдәният өлкәсе — безне берләштерә, яңа хисләр һәм шатлык бирә. Сез шәһәребездә яшәүчеләр тормышын төсле бизәкләр һәм яңа мәгънә белән тулыландырасыз.
Айрыуча рәхмәт сүзләрен мәдәният өлкәсендәге ветераннарга юнәлтәсем килә. Сезнең тәжрибәгез, эшкә тугрылык һәм сәнгатькә мәхәббәт — шәһәребезнең мәдәни тормышының үсеше өчен нигез салды. Мәдәният учреждениеләренең — китапханәләр, музейлар, театрлар, мәдәният йортлары, сәнгать мәктәпләре җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәм.
Сезнең югары профессионализм аркасында шәһәребездә кызыклы фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар, спектакльләр уздырыла. Алар меңләгән шәһәр кешеләренә илһам бирә.
Сезгә сәләмәтлек, иҗади уңышлар һәм шәһәребезнең, республикабызның һәм илнең мәдәни үсешенә яңа казанышлар телим! Бәйрәм белән!
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 25 март 2025, 08:47