Якшәмбе, 30 март 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бәйгенең максаты: эшче һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең абруен күтәрү, шулай ук «Профессионалитет» федераль проектын «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын популярлаштыру.

Бәйгедә өч жанрда башкарылган фотоэшләрне тәкъдим итәргә була: индустриаль фотография, портрет һәм репортаж. Һәр номинациядә экспертлар бер җиңүчене сайлап ала, ул яшь белгечне, белем бирү процессын һәм «Профессионалитет» инфраструктурасын аеруча ачык, креатив һәм заманча тәкъдим итәчәк.

Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгенең техник таләпләре һәм шартлары белән аның рәсми битендә танышырга була: https://экспертум.рф/contest/professionalitet2025

Җиңүчеләрне 2025 елның 30 маенда игълан итәчәкләр.

Сишәмбе, 25 март 2025, 14:00