Пәнҗешәмбе, 24 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

50 «приемный» гаилә 68 бала алган. 6 гаилә 3-4, калганнары 1-2 бала тәрбияли. Тагын 343 бала опекада. 15 балага опека ата-анасы белән килешеп рәсмиләштерелде. 

«2024 елның декабренә Чаллыда ятим балалар саны – 504. Соңгы 5 елда бу сан кими», – дип хәбәр итте дүшәмбе киңәшмәсендә опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Иван Калинин.

2024 елда авыр хәлдәге 83 бала ачыкланган. Аларның 25е ятимнәр. 58е ата-ана назыннан мәхрүм ителүчеләр. 5 бала – «приемный» гаиләгә, 18е – якынча опекага, 42се – төп опекага, 4се әти-әниләренә кайтарылган.

Узган елда 18 бала дәүләт учреждениеләренә урнаштырылган. 375 гаилә уллыкка алынган балалар тәрбияли. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча да максатчан эш алып барыла. 2025 ел башында бу категория кешеләренә найм килешүе буенча 212 фатир бирелде. 

Дүшәмбе, 7 апрель 2025, 08:43