Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә «Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясе узды. Чара ике мөһим датага — фашист Германиясен һәм милитаристик Японияне җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Оештыручылар белән бергә ноктадан ноктага Мәскәүдәге Мәңгелек ут ялкыны белән лампадка сәяхәт итә.

1945 ел — Бөек Ватан сугышы тәмамлану елы. Спортчылар йөгерү алдыннан тантаналы чарага тезелде. Аларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде.

Тантаналы чарада Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова катнашты. Яр Чаллы шәһәре эстафета маршрутында сигезенче шәһәр булды.

Финишка килеп җиткәч, спортчылар «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында кабат очрашты. Акция азагында катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Чәршәмбе, 9 июль 2025, 12:00