Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Акварель — 2025» Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан оештырылды. Монда чәчәкләрдән төрле композицияләр тәкъдим ителде, ял итү урыннары оештырылды, эшмәкәрләр гөлләр, үсентеләр, агач-куаклар белән сату итә.

Чәчәкләр фестивалендә ел саен төрле оешмалар чәчәкләрдән композицияләр, матур фигуралар ясый. Алар арасында ял итү эскәмияләре, фото-зоналар, китап, күбәләк, тукталыш формасындагылары да бар иде.

Килгән кеше бу матурлыкка шатлана. Шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча «Чәчәкләрдән иң яхшы күләмле композиция» номинациясендә «Челныстройремонт» һәм «Горкоммунхоз» идарәче компанияләре җиңде.

Шимбә, 30 август 2025, 09:00