Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гадәттәгечә, бәйрәм уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендә бай программа әзерләнде.

Бүген Россиянең танылган кардиохирургы Ренат Акчуринга бюст ачылды. Ул Россиядә һәм Европада коронар артериягә операцияләрдә югары нәтиҗәле микрохирургия техникасын  беренчеләрдән булып гамәлгә керткән.

Бүген яңа мәчет ачылды. «Изге Ай» мәчете 71 нче микрорайонда урнашты. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.

«Акварель — 2025» Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан оештырылды.

Ипподром мәйданында традицион рәвештә көрәш һәм ат чабышлары узды.

«Туган ягым, республикам минем!»: чаллылылар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләнде.

18 шәһәрдәшебез дәүләт бүләкләре алды. Аларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тапшырды.

Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Илсөя Бәдретдинова һәм «Градусы» поп-рок-төркеме чыгыш ясады.

Мәйданда популяр җырлар һәм хитлар яңгырады.

Бәйрәм салют белән тәмамланды.


Якшәмбе, 31 август 2025, 22:00