Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде. 

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Рөстәм Гарипов катнашты. Чаллыдан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов катнашты.

Шамил Гафаров ассызыклаганча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү — Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Юллардагы хәлне яхшырту буенча комплекслы чаралар тормышка ашырыла.

Автокалада велосипедта һәм самокатта йөрү кагыйдәләрен бозу очракларына аерым игътибар бирелә. Һәрбер вакыйгадан соң махсус чаралар оештырыла, административ эшләр карала.

Пәнҗешәмбе, 4 сентябрь 2025, 15:00