20 сентябрьдә шәһәр территориясендә – Г.Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкта), Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
.jpg)
.jpg)
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан кулланучылар берлегенең җитештерү һәм техник яктан яңадан коралландыру идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов булды.
Ярминкә мәйданчыкларына 14 муниципаль районнан 30 млн сумнан артык суммага 600 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.
Яр Чаллы халкы бәрәңге, суган, кишер һәм башка яшелчәләрне зур күләмдә сатып алган.

.jpg)
.jpg)

Ипподром стадионының ярминкә мәйданчыгында Актаныш муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы оештырылган.

Киләсе ярминкәләр 27 сентябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 сентябрь 2025, 14:46