Яр Чаллыдан һәм Тукай районыннан 12 СВО катнашучысы экскурсия белән Мәскәүгә килде. Башкалага сугышчылар «Боевое Братство» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Дмитровск районы бүлеге һәм «Позывной «МАМА» оешмасы чакыруы буенча килделәр.

Программага Мәскәү буенча экскурсия, «Билгесез солдат кабере» мемориалына чәчәкләр салу, Мәскәү Кремленең мәйданында һәм Мәскәү җәмигъ мәчетендә булу, «Дмитровский Кремль» музей-тыюлыгы буенча экскурсия, шулай ук формаль булмаган аралашу һәм мәдәни ял итү кертелгән.

Күчмә чара хәрбиләргә – Ватаныбызны саклаучыларга мораль ярдәм күрсәтү өчен оештырылды.
Татарстанлылар өчен бу сәфәрне оештыру тәкъдиме белән Татарстан Республикасы вице – премьеры – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга «Боевое Братство» бүлекчәсе җитәкчеләре мөрәҗәгать итте. Равил Әхмәтшин Яр Чаллы сугышчыларыннан башларга тәкъдим иткән. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдимне хуплаган һәм ярдәм күрсәткән.
Равиль Ахметшин предложил начать с бойцов из Набережных Челнов. Мэр города Наиль Магдеев предложение поддержал и оказал содействие.
Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, оештыручылар белән Татарстанның башка шәһәрләреннән СВО катнашучыларын Мәскәүгә һәм Дмитровкага чакыру турында алдан килешенгән. Үз чиратында, Мәскәү сыгышчылары безнең республикага кунакка килә алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 сентябрь 2025, 11:20