24 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсе барлык теләүчеләрне Татарстан, Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, режиссер, продюсер, сценарист һәм оператор Нәсур Юрушбаев белән иҗади очрашуга чакыра.
Кайсы китап беренче басма татар китабы булып санала? Бу кызыклы һәм катлаулы сорауга режиссер һәм журналист Нәсур Юрушбаев җавап эзли. Әлеге сорауга җавап аның «Беренче басма татар китабы эзләреннән...» документаль фильмының нигезенә салынган. Фильм истәлекле датага – күренекле галим, академик Әбрар Кәримуллинның йөз еллык юбилеена багышлана.
Килгән кунакларга очрашу барышында Нәсур Юрушбаевның иҗаты һәм тормышы турында сөйләнеләчәк. Чаллылылар фильм авторы белән шәхсән аралаша, дулкынландыргыч сораулар бирә һәм аның иҗаты белән тирәнрәк таныша алачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 сентябрь 2025, 13:51



