Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Кадерле машина төзүчеләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — машина төзүчеләр көне белән котлыйм!

Яр Чаллы шәһәре өчен бу көн аерым әһәмияткә ия. Машина төзелеше автокаланың тарихына бәйләнә. Фидакарь хезмәт һәм инженерлык фикере нәтиҗәсендә безнең шәһәр Россиянең машина төзелеше башкаласына әверелде.

Бүген машина төзелеше сәнәгатьнең мөһим тармагы, Россия икътисадының йөрәге һәм нигезе.

Чаллы предприятиеләре динамиканы һәм ышанычлы технологик үсешне лаеклы күрсәтә. «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте — ул безнең язмышыбыз, милли брендыбыз, бөтен илнең горурлыгы булып тора.

Тармак ветераннарына аерым рәхмәт әйтәм. Яшь буынга тапшырыла торган тәҗрибә машина төзелешенең иң яхшы традицияләрен сакларга һәм арттырырга ярдәм итә.

Кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек, яңа һөнәри җиңүләр, иминлек телим!

Якшәмбе, 28 сентябрь 2025, 07:00