Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Артем Капустин Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фарукшин янына килде. Алар аны Өлкәннәр көне белән котлады.

Алар Ленинград блокадасында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады.

1936 елның 4 сентябрендә туган Тамара Евгеневна Милютина котлауларны кабул итте. 

Тамара Евгеньевна Ленинградта туа. 1942 елдан 1943 елга кадәр блокадалы Ленинградта яши. Әнинең бомбоубежищега качканын хәтерлим. Әнисе эшләгән “Красная заря” заводы белән “тормыш юлы” буенча Уфа шәһәренә эвакуацияләнә. Завод җиһазларының һәм эшчеләрнең 3 катерда йөзүләрен хәтерли, аларның 2се немец самолетлары һөҗүм итү барышында баткан.

Яр Чаллы шәһәренә 1973 елда күченеп киләләр һәм «КамАЗ» га телекоммуникацияләр идарәсенә – оператор булып урнаша һәм аннан пенсиягә чыга. Гомуми хезмәт стажы 39 елдан артык.

Людмила Романовна Гадалина 1940 елның 15 августында туган. 1944 елда әнисе белән бергә Казан шәһәренә эвакуцияләнә. Анда  10 сыйныфны тәмамлый, 1957 елда оптика-механик заводына эшкә урнаша. 1973 елда кияүгә чыга Һәм Яр Чаллы шәһәренә күченә. Биредә ул “КамАЗ” фәнни-техник үзәгенә тикшерүче, яңадан инженер булып эшли. 1995 елда лаеклы ялга чыга. 

Людмила Романовна актив тормыш рәвеше алып бара. 2000 елдан Автозавод районы ветераннар Советының актив әгъзасы. 2001 елдан — 28 комплекс ветераннар советы рәисе. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара. Барлык шәһәр һәм район чараларында һәм тематик очрашуларда актив катнаша.

Чәршәмбе, 1 октябрь 2025, 14:00