Автозавод районында «Укытучылар көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан «Автозавод районы мәгариф лидерлары» мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең Мактау тактасын яңарту буенча тантаналы чара узды.
Быел гомуми, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү буенча конкурс комиссиясе каравына 37 кандидатура тәкъдим ителде. Барлыгы 21 педагог сайланды.
Комиссия педагогларның мәгариф системасына керткән шәхси өлеше, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүләре, республика һәм шәһәр олимпиадаларында, конкурсларда, күргәзмәләрдә һәм конференцияләрдә югары күрсәткечләр исәпкә алынды.


Автозавод районы белем бирү учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләренә һәм педагогик хезмәткәрләренә педагогик осталык, һөнәри эшчәнлекнең югары нәтиҗәләре, муниципаль белем бирү системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 октябрь 2025, 09:30



