Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев, Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков, Башкарма комитет идарәләре башлыклары катнашты.

Орловская урамында 2,23 км юл яңартылды: юл кырыйлары ремонтланды, яңа борылышлар, җәяүлеләр юлы барлыкка килде. Юл хәрәкәте билгеләре, коймалар куелды, яңгыр коесы төзәтелде.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев «Волга-Автодор» компаниясе хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте, аеруча тырышларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Барлык эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 октябрь 2025, 12:30



