Профилактика чараларына килгәндә, «пычрак кул авырулары»н булдырмау өчен, кулны еш юарга кирәк, бигрәк тә балаларга кул юу гадәтен сеңдерергә, спрейлар кулланырга өйрәтергә кирәк. Эчәк инфекциясе авыруларын булдырмауның тагын бер юлы – шешәле чиста су яки кайнаган су эчү.
«Пычрак кул авырулары»ның ике төре була – бактериаль һәм вируслы. Бактериаль табигаткә ия булган сальмонеллез, дизентерия, иерсиниоз, холера азык-төлек токсикоинфекцияләре белән беррәттән вируслы ротовирус, энтеровирус, аденовирус, А гепатиты кебек авыруларның таралуы күзәтелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 октябрь 2025, 16:00