17 декабрьдән Азатлык мәйданы һәм анда урнаштырылган бизәлеш элементлары тәүлек буена сакланачак. Үзәк чыршы 19 декабрьдә тантаналы рәвештә ачыла. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев сөйләде.
Чыршылар куелган барлык мәйданнар да койма белән тотып алынган, кешеләрне бары тик тикшереп кенә кертәчәкләр. Әлеге территорияләрдә спиртлы эчемлекләр сату һәм куллану тыела.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025, 08:05



