2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе янгын-коткару федераль хезмәтенең 15 нче янгын-коткару отряды башлыгы, подполковник Алмаз Мифтахетдинов хәбәр итте.

Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, күпфатирлы торак йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллану тыела.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025, 09:00



