Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә: «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»; «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы».
Бәйгене үткәрүнең төп максаты – Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль архивларның туплау чыганаклары булган коммерция оешмалары архивларының һәм коммерцияле булмаган оешмалар һәм гавами хакимият органнары архивларының алдынгы тәҗрибәсен һәм иң яхшы эш практикасын тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, туплау һәм куллану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру.
Гаризалар 20 гыйнварга кадәр кабул ителә. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә: 1 урын өчен бүләк 1 млн сумны, 2 урын өчен 750 мең сумны, 3 урын өчен 500 мең сумны тәшкил итә.
Конкурслар, үткәрү сроклары, катнашучыларга таләпләр турында мәгълүмат, катнашуга гариза формасы һәм анкеталар Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында урнаштырылган.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 30 -55- 78.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025, 13:48