18 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә «Салымнар турында диалоглар» дигән семинар уза. Ул бушлай була.
Әлеге чара салым законнары, бухгалтерия һәм финанслар өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрне берләштерә.

Конференцияләрнең спикерлары: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов, «Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының эксперт советы әгъзасы, Россия Федерациясе сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы салым законнарын һәм хокук куллану практикасын камилләштерү эксперт советы әгъзасы Сергей Карпухин, «ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды» оешмасы генераль директорының беренче урынбасары, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова, эшмәкәр, Виллавиль һәм 44bureau компанияләренә нигез салучы, бизнес-консультант Таһир Галимов, Россиянең «ГлавБухЭксперт» агентлыгы җитәкчесе һәм гамәлгә куючысы, «Россиянең эшлекле хатын-кызлары һәм ир-атлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ябык халыкара клубы әгъзасы, салымнар өлкәсендә 27 елдан артык тәҗрибәсе булган эксперт Елена Кыямова.
Адресы: Машина төзелеше урамы, 91 А.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025, 11:06



