«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе «Татарстан Республикасының Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»республика конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары (үзгәрешләр белән) һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумының 28.12.2024 № ПР-136-1 карары белән расланган «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә.
Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2025 елның 19 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр. Бу этап муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә.
2 этабы конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның 2 этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2025 елның 9 гыйнвардан 20 февральгә кадәр.
Гаризалар кабул итү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, (каб. 419). Кабул итү вакыты: 9 дан 17 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 30-59-59 (Ләйсән Галиева).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 гыйнвар 2026, 10:25



