Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 3 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2026 елның 1 гыйнварыннан күп балалы ата-аналар өчен яңа ярдәм чарасы барлыкка килде. 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булу вакыты иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына кертелә, шулай ук аның өчен индивидуаль пенсия коэффициентлары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 ИПК кирәк.

2026 елның гыйнварына кадәр ата-аналарның берсе 1,5 яшькә җиткәнче һәр бала артыннан киткән чор иминият стажына исәпләнгән, әмма гомумән алганда 6 елдан артык түгел.

Быелдан әлеге чикләү алынды, шуңа күрә иминият стажына, балалар санына карамастан, һәр бала артыннан ата-ананың берсе 1,5 яшькә җиткәнче караган барлык чорлар исәпкә алына.

Законнардагы үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарның пенсия хокукларын арттыра. Шул ук вакытта пенсиягә чыккан ата-аналарның берсенә картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе күләмен арттырырга мөмкинлек бирә торган яңадан исәпләү каралган.

1,5 яшькә кадәрге бала карау чорының тулы календарь елы өчен коэффициент: беренче баланы карау чорына карата 1,8 зурлыктагы ИПК, икенче баланы карау чорына карата 3,6 зурлыктагы ИПК. өченче һәм аннан соңгы һәр баланы карау чорына карата 5,4 зурлыктагы ИПК.

Иминият пенсиясе күләмен арттыру өчен, 1,5 яшькә кадәр биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән һәм 2025 ел ахырына кадәр пенсионер булган ата-анага Россиянең социаль фондына яңадан исәпләү турында гариза бирергә кирәк. Моны эшләргә мөмкин: СФР клиент хезмәтләрендә, бердәм дәүләт хезмәтләре порталында.

Гаризада «башкача» графасында балаларның ФИО, аларның туган даталарын күрсәтергә кирәк. Гаризага элек исәпкә алынмаган һәр баланың туу турында таныклыгын теркәп куярга кирәк.

Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә билгеләнгән күләмдә иминият пенсиясен түләү гариза биргән айдан соң килә торган айдан башлана.

Белешмәләр өчен телефон: 8 800 100 001.

Сишәмбе, 3 февраль 2026, 09:48