Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Яр Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспорты паркын яңартуны  2025 елның мөһим вакыйгасы дип атады. 


«2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән автопарк 80 яңа «НЕФАЗ» автобусы белән тулыланды. Бүген «Горкоммунхоз» предприятиесендә 217 автобус бар. Алар 11 шәһәр маршруты буенча халыкка хезмәт күрсәтә. Һәр көнне маршрутларга 142 автобус чыга, алар 120 меңгә якын пассажирны йөртә», – дип ассызыклады Фәрид Салахов. 

Барлык хәрәкәт итүче состав 100% ка юл йөрү өчен түләүнең автоматлаштырылган системасы белән җиһазландырылган. Бу хакта Шәһәр Советы утырышында билгеле булды.

Чәршәмбе, 4 февраль 2026, 10:25