КАМАЗның беренче йөк автомобиле чыгарылуына 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чара, ярты гасыр элек кебек үк, завод цехларында узды. Импровизацияләнгән сәхнә янында КАМАЗның иң яңа югары технологияле автомобильләре күргәзмәсе оештырылды, ул компаниянең автомобиль төзелеше өлкәсендәге заманча җитештерү мөмкинлекләрен ачык күрсәтте.
Күпсанлы хезмәткәрләр, завод җитәкчеләре, чакырылган кунаклар Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең Виктор Елисеев җитәкчелегендәге Академик җыр һәм бию ансамбле чыгышын тамаша кылдылар.
Кереш өлештә зур экранда КАМАЗның үсешенә һәм аның модельләр рәте эволюциясенә багышланган видеоролик күрсәтелде. Тарих КАМАЗның беренче автомобилен булдыруны чагылдырган архив кадрларыннан башланды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән завод хезмәткәрләрен КАМАЗның беренче автомобиле чыгарылуына 50 ел тулу белән котлады һәм дәүләт башлыгының телеграммасын укыды. Үзенең котлавында Владимир Путин предприятиенең илнең автомобиль сәнәгате һәм машина төзелешен үстерүгә керткән гаять зур өлешен билгеләп үтте: ярты гасыр эчендә КАМАЗ үсешнең гаҗәеп зур юлын узды һәм Россиядә генә түгел, аның чикләреннән тыш та йөк техникасын җитештерүче иң эре компанияләрнең берсенә әверелде:
«КАМАЗ төзелеше — Ватаныбыз тарихының якты, онытылмас сәхифәсе. Бу гаять зур төзелеш илнең төрле почмакларыннан Кама ярларына килгән меңләгән төрле милләттән, һөнәрдән һәм яшьтән булган кешеләрне берләштерде. Биредә киң колачлы иҗади хезмәт җәелеп китте, кыю идеяләр һәм алдынгы технологик карарлар туды, яшьләр үзләре өчен яңа офыклар ачты. Нәкъ менә эшчеләрнең, инженерларның, эзләнүчеләрнең, проектлаучыларның фидакарь хезмәте һәм энтузиазмы нәтиҗәсендә 1976 елның 16 февралендә заводның төп җыю конвейерыннан беренче зур йөк автомобиле төште.
Бүген КАМАЗ — чын автогигант һәм илнең иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе. Аның продукциясе төрле климат һәм юл шартларында үзенең ышанычлылыгын раслый, шуңа күрә ул төзелештә дә, тау сәнәгатендә дә, авыл хуҗалыгында да, шәһәр транспорт компанияләрендә дә, башка тармакларда да киң кулланыла. Әлбәттә, абруйлы халыкара ярышларда күп тапкырлар җиңү яулаган данлыклы “КАМАЗ-мастер” командасы да бөтен дөньяга билгеле.
Куанычлысы шул: дистә еллар элеккечә үк, КАМАЗда үз эшен яхшы белгән һәм яраткан чын профессионаллар хезмәт куя. Аларның компетентлыгы һәм предприятиегә дәүләт, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән даими ярдәм нәтиҗәсендә, завод хезмәткәрләре җитди, моңарчы күрелмәгән сынауларга лаеклы җавап бирә, ветераннарның тәҗрибәсе һәм традицияләренә таянып, җаваплы бурычларны уңышлы хәл итә, заманча конструкторлык, инженерлык идеяләрен, экологик яктан чиста һәм куркынычсыз технологияләрне, материалларны гамәлгә кертә, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген даими күтәрә, дәүләт оборона заказының вакытында һәм тиешенчә үтәлешенә өстенлекле игътибар бирә. Сугыш шартларында сыналган КАМАЗ техникасы Ватанга хезмәт итә, безнең каһарманнарга махсус хәрби операция максатларына ирешергә ярдәм итә».
Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның — бөтен илнең уртак тырышлыгы белән төзелгән, совет индустриализациясе символларының берсенә әверелгән уникаль сәнәгать комплексының ачык мисалы булуын билгеләп үтте:
«70 нче еллар башында КАМАЗ бөтенсоюз удар төзелеше дип игълан ителде, шул ук вакытта комплектлаучы детальләр җитештерүче дистәләрчә завод төзелде. Проектны тормышка ашыруда Фикрәт Әхмәҗан улы Табеевның өлеше гаять зур. Дөрес проектлау һәм завод хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, инде 1976 ел башында ук конвейердан беренче йөк машинасы төште. Автогигант юлында шактый катлаулы вакыйгалар булды. Шуны билгеләп үтәм: республика һәм аның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәрвакыт предприятие эшендә катнаштылар һәм кирәкле ярдәмне күрсәттеләр. Шуның, шулай ук завод хезмәткәрләренең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, барлык кыенлыкларга карамастан, без уникаль җитештерүне саклап кала алдык. <...>
Бүген аерым рәхмәт сүзләре җитештерү ветераннарына яңгырый. КАМАЗның беренче төзүчеләренә беренче йөк машинасы өчен зур рәхмәт белдерәм — бу Россия автомобиль сәнәгате тарихындагы чын казаныш! Шул ук дәрәҗәдә мин бүгенге буын камазчыларга да рәхмәтле. Үзегезнең элгәреләрегез эшен намус белән дәвам иткәнегез, данлы эстафетаны кабул итеп, компанияне яңа үсеш этабына күтәргәнегез өчен рәхмәт».
Бүләкләү тантанасы КАМАЗ коллективына Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесен тапшырудан башланды. Аны Денис Мантуров кулыннан предприятие генераль директоры Сергей Когогин кабул итеп алды. Шулай ук компания үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләр дә бүләкләнде.
Предприятиенең 15 хезмәткәре күпьеллык намуслы хезмәте һәм күренекле һөнәри казанышлары өчен бүләкләргә лаек булды. Алар арасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, шулай ук югары технологияле сәнәгать продукциясен эшләүгә, җитештерүгә һәм экспортлауга ярдәм итүче «Ростех» дәүләт корпорациясе тарафыннан бирелгән бүләкләүләр дә бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 15:00



