Яр Чаллыда 2025-2026 елларда үткәрелә торган, Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) Региональ иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына, Яр Чаллы шәһәре нигез салынуның 400 еллыгына һәм «КАМАЗ» беренче йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы ветераннары арасында IX республика үзешчән башкаручылар «Балкыш» фестивалене беренче туры тәмамланды.
Фестиваль оештыручылары булып ТР ветераннары (пенсионерлары) Региональ иҗтимагый оешмасы Советы, ТР Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм аралашу буенча Республика агентлыгы тора.
Сәләтләрне тыңлау һәм сайлау «Энергетик» мәдәният йортында узды. Жюри составына шәһәр Башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев, мәдәният атказанган хезмәткәре, шәһәрнең Хөрмәтле гражданы Гөлзадә Рзаева, «Яр Чаллы шәһәре ветераннары (пенсионерлары) берләшмәсе» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Зөһрә Сәгыйтова, ТР халык артисты Равил Галиев һәм башкалар керде.
Ветераннар үз сәләтләрен тугыз номинациядә күрсәттеләр. Җиңүчеләр «Вокаль ансамбльләр», «Хор коллективлары», «Соло җыр», «Хореография», «Поэзия. Сәнгатьле уку» кебек биш номинациядә билгеләнде.
Яр Чаллы пенсионерлары фестивальгә зур кызыксыну күрсәттеләр. Катнашу өчен 510 кеше гариза бирде. Алар арасында 15 сиксән яшьлек кеше булды, ә иң олысына 89 яшь тулган. Шундый күп катнашучыдан икенче, зональ турга барлыгы 8 солист һәм 11 үзешчән сәнгать коллективы сайланды.


«Безнең республикада пенсионерларның ял итүенә зур игътибар бирелә. Фестиваль Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмендә уза. Оештыру комитетына республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.
Ветераннарның иҗади потенциалын үстерү өчен яхшы шартлар тудырылган. Фестиваль «көмеш» яшьтәге кешеләрне республиканың мәдәни тормышына тарта, аларның башкару осталыгының сәнгати дәрәҗәсен камилләштерә, аларның актив озын гомерлелеге өчен шартлар тудыра. Беренче тур катнашучыларының саны пенсионерлар арасында сәләтле кешеләр күп икәнен күрсәтә. Фестиваль шартлары буенча икенче турга чикләнгән күләмдә кеше үткәнгә, жюри Чаллыда беренче турның башка катнашучылары белән гала-концерт оештыру тәкъдиме белән чыкты, чаллыларны аларның иҗаты белән таныштыру өчен. Моны башкарырбыз дип ышанам», — ди «Яр Чаллы шәһәре ветераннары (пенсионерлары) берләшмәсе» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Зөһрә Сәгыйтова.
Фестивальнең зональ туры шулай ук Яр Чаллыда «Энергетик» мәдәният йортында 2 апрельдә үтәчәк. Фестиваль лауреатлары катнашында гала-концерт рәвешендә йомгаклау туры Казанда булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 февраль 2026, 10:58



