Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 17 апрель 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган һәм инде традициягә әверелгән строй һәм җыр бәйгесе узды.

Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр строй әзерлеге буенча осталыкларын күрсәттеләр: командир биргән боерыкларны үтәүдә, бердәм адым белән маршта йөрүдә һәм строй җырын башкаруда үзләрен сынатмадылар. Барлык командалар да лаеклы чыгыш ясады, җаваплылык, максатчанлык һәм командада эшли белү кебек иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр.

Бәйрәм чарасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Чараның матур бизәге булып әзерлек төркеме балалары башкаруындагы «Пусть будет небо мирным» җыры яңгырады.

Балаларда аеруча соклану хисе уяткан чыгыш — И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе укучылары тәкъдим иткән «Карабинчылар төркеменең парад строй расчёты» һәм «Спецназ» күрсәтмәләре булды.

Жюри рәисе — өлкән прапорщик, И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе командиры Рөстәм Гыйльманов балаларның әзерлеген югары бәяләде.

Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп үткәрелә. Ул Россия гражданнарының патриотик рухлы, югары әхлаклы һәм җаваплы буынын формалаштыруга, илнең суверенитетын, көндәшлеккә сәләтен һәм алга таба үсешен тәэмин итә ала торган яшьләр тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Сишәмбе, 17 февраль 2026, 14:53